Маяк
-23 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 март , 07:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз – хатын-кызлар!

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне район хакимияте һәм үземнең исемнән язның иң матур бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән кайнар котлыйм.

Сез бу дөньяга яңа тормыш бирәсез, кешелекнең рухи кыйммәтләрен яшь буынга тапшырасыз. Хәзерге заманда хатын-кызларның роле кискен арта. Катлаулы һөнәри бурычлар, балалар тәрбияләү, гаиләдә тәртип һәм татулык, җәмгыятьтә тынычлык һәм иминлек саклау турында хәстәрлек сезнең иңнәрегезгә төшә.

Районда һәм тоташ илдә хатын-кыз хокукларын тәэмин итү, аның мәнфәгатьләрен һәм сәламәтлеген саклау, иҗтимагый статусын күтәрү өчен күп нәрсәләр эшләнә. Хатын-кызны, аналарны һәм гаиләне социаль яклауның, аларның сәламәтлеген саклауның һәм ныгытуның махсус программалары гамәлгә ашырыла. Чөнки җәмгыять эшче хатын-кыз, газиз ана, гаилә учагын сүндерми саклаучы кадерле тормыш иптәше каршында һәрвакыт бурычлы.

Бәйрәмегез белән кадерле хатын-кызларыбыз, сәламәтлек, бәхет, шатлык һәрвакыт юлдаш булсын.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас