Район урта мәктәпләренең 3 укучысы уңышларга ирештеләр. Анда Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясе, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбе һәм Түбән Яркәйдәге лицейдан иң җитез укучылары җиңел атлетика, гимнастика, физик культура теориясе буеча ярыштылар.
Төбәк этабы йомгаклары буенча Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Рәвил Миңнекаев һәм Түбән Яркәйдәге лицейның 10нчы сыйныф укучысы Ралина Фәхруллина мәктәп укучыларының физик культура буенча Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы призерлары булдылар.
Призерларны һәм укытучы-остазлары Фәнзил Флүс улы Яһудинны һәм Илнур Мәхмүт улы Ягафаровны котлыйбыз!
Барысына да сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!