-6 °С
Болытлы
Әлеге мөһим юнәлешләр кысаларында безнең районда «Бердәмлектә безнең көч» хәйрия конкурс-фестивале старт алды.
Шушы көннәрдә иҗат эстафетасын Игмәт авыл мәдәният йорты кабул итте. Биредә вокаль, хореографик, фольклор һәм инструменталь коллективлар, шулай ук ялгыз башкаручылар чыгыш ясады.
Һәр чыгышыбыз бай мәдәниятебез, ныклы традицияләребез һәм игелек белән уртаклашу теләгебезне раслый иде. Фестивальнең хәйрия юнәлеше бу кичне матур гына түгел, ә чын мәгънәсендә мөһим дә итте.