Маяк
+5 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 март , 11:00

Котлыйбыз!

14 март көнне Илеш районы Балалар сәнгать мәктәбендә Айнур Фатыйхов исемендәге баянчылар һәм аккордеончылар II ачык конкурсы үтте.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Конкурска Башкортостан Республикасының, Татарстан Республикасының һәм Пермь краеның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 40 гариза бирелде.

Конкурсантларны профессиональ жюри бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар төрле дәрәҗәдәге дипломнар, истәлекле медальләр, акчалата премияләр һәм призлар белән бүләкләнделәр.

Илеш районы Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының нәтиҗәләре:

- Ислам Галимов -1 дәрәҗә лауреат (укытучысы Г.Төхфәтуллина).
- Айнур Ягъфәров - 2 дәрәҗә лауреат (укытучысы Г.Төхфәтуллина).
- Газим Нурыев - 2 дәрәҗә лауреат (укытучысы Г.Төхфәтуллина).
- баянчылар дуэты - Ислам Галимов һәм Айнур Ягъфәров - 2 дәрәҗә лауреат (укытучысы Г.Төхфәтуллина).
- Камил Әхмәтов - 3 нче дәрәҗә лауреат (укытучысы Г.Төхфәтуллина).
- Таһир Фәтхелисламов -3 нче дәрәҗә лауреат (укытучысы Г.Төхфәтуллина).
- баянчылар дуэты - Аяз һәм Фаяз Камаловлар - 3 дәрәҗә лауреат (укытучысы Г.Төхфәтуллина).
- Айзат Зәкәриев - 3 нче дәрәҗә лауреат (укытучысы А.Төхфәтуллин).

Конкурсның барлык лауреатларын һәм дипломантларын котлыйбыз! Һәммәсенә дә иҗади уңышлар телибез!
Фатыйховлар гаиләсенә, Уралсиб банкы филиалының Югары Яркәй авылы бүлекчәсе идарәчесе Д.Рәкыйповка конкурсны оештыруда финанс ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналларына кушылыгыз һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз:
- МАХ  - https://max.ru/ilishmayak
- Телеграм - https://t.me/ilishmayak

Чыганак

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас