Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 март , 15:00

Югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәтеп

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрусия конкурсында туган тел укытучысы 1 урынны яулады.

Югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәтеп
Югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәтеп

2026 елның 18-20 мартында Казанда “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” “Полилингваль комплексы” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе базасында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабы узды.

Финалда 24 педагог: Татарстан Республикасыннан 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Русия Федерациясе субъектларыннан (Марий Эл Республикасы, Чуваш Республикасы, Мордовия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Төмән, Киров, Пенза, Саратов, Түбән Новгород, Самара өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү шәһәре) 12 педагог очрашты.

Конкурсның төп максаты - татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибә һәм һөнәри осталык тарату.

Чара кысаларында педагоглар үзләренең методик эшләнмәләре белән уртаклаштылар, ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр, бу катнашучыларның һөнәри үсешенә генә түгел, ә мәгариф өлкәсендә төбәкара элемтәләрне ныгытуга да ярдәм итте.

Бәйгенең йомгаклау этабында Башкортостан Республикасын Илеш районы Иске Куктау авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Мирхәт кызы Галиуллина тәкъдим итте.
Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча ул югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм педагогик осталык күрсәтеп, 1 нче урынны алды.

Венера Мирхәт кызын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар, яңа казанышлар һәм игелекле хезмәтендә илһам телибез!

 

"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналларына кушылыгыз һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз:
- МАХ  - https://max.ru/ilishmayak
- Телеграм - https://t.me/ilishmayak

Чыганак

Югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәтеп
Югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәтеп
Югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәтеп
Югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәтеп
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас