

Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, сугышта катнашучылар, Бөек Җиңүне каршы алып, исән-сау әйләнеп кайтып, туган якларда һәм илебезнең башка шәһәрләрендә яшәп, үлүчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан хәйкәл төзү эшләрен башлап җибәрде.
Әлеге көндә фамилияләрне җыю, барлау, тикшерү, обелискның проектын төзү, урынын әзерләү эшләре авыл халкы, авыл советы һәм шушы авылда туып-үскәннәр көче белән башкарыла.
Күмәк күтәрелгән – яу кайтарган. Бүген авыл уртысында уртак көч белән төзелә башланган хәйкәл - Җиңү көнендә, авылда яшәүчеләрне һәм кунакларны бергә җыяр, сугышта катнашкан авылдашларның даны онытылмас!
"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналы – МАХ мессенджерына кушылыгыз: https://max.ru/ilishmayak һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!