Маяк
+5 °С
Облачно
80 лет Победы
җәмгыять
17 Апреля , 06:00

Әфарин, егетләребез!

Кармаскалы авылында 2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы Беренчелеге тәмамланды.

Әфарин, егетләребез!Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!

Анда Илеш футболчылары янәдән Башкортстанның иң көчле командаларының берсе статусын расладылар.
Югары Яркәйдәге М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе егетләре феноменаль уен күрсәтеп, финалга кадәр ышанычлы юл үттеләр, көмеш медальләр яуладылар. Бу инде бу сезонда республика дәрәҗәсендәге икенче “көмеш” - хөрмәткә лаеклы тотрыклылык!

Финалда республиканың иң көчле 8 командасы, зона ярышларында җиңүчеләр көч сынашты. Айдар Рим улы Фәрхетдинов җитәкчелегендәге Илеш районы командасы, 31:6 гомуми исәбе белән 5 ышанычлы җиңү яулап, югары нәтиҗәлелек күрсәтте!

Илеш - Благовар | 6:2
Илеш - Сибай | 11: 1
Илеш - Кабаково | 6:1
Илеш - Бүздәк | 5: 1
Илеш - Кармаскалы | 3:1
Бөрегә каршы финал чын сынау булды. 2:3 исәбе көрәшнең соңгы секундка кадәр баруын күрсәтте.

Самир Хановның уены аеруча соклану уятты, ул Беренчелекнең иң яхшы бомбардиры булды (8 кертелгән туп).

Тренер Айдар Рим улы Фәрхетдиновка команданы әзерләве һәм егетләрнең кырда күрсәткән характерлары өчен зур рәхмәт. Мәгариф министрлыгы Беренчелегендә сезон эчендә икенче “көмеш” - ул гаять зур эш һәм талант күрсәткече!

Спортчыларыбызны югары бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләсе турнирларда «алтын» финишлар телибез!

Чыганак

Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас