

- Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 5 а сыйныф кызлары белән Милли костюм көне уңаеннан башкорт кызы һәм рус курчагы ясадык. Кирәкле тукымаларны яктылык гаммасы буенча сайлап алдык һәм эшләдек. Эш барышында кызлар картый-нәнәләренең нинди яулык бәйләп йөргәннәре, нинди күлмәкләр кигәннәре һәм үзләре ниндиләрне яратканнары турында сөйләделәр. Бу мастер - класс кына түгел, ә һәр гаиләдә көнкүреш һәм гореф - гадәтләр турында әңгәмә булды, - дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты Гүзәл Нурыева.
Элек-электән курчаклар белән барлык халыклар уйнаган. Өлкәннәр уенчыкларда милли колоритларын саклап калганнар, үз халкының гореф-гадәтләрен чагылдырганнар.