+12 °С
Дождь


Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең 3Б сыйныф укучылары Аскар Ильясов һәм Самат Шириев “Гамьле дөнья” номинациясендә якташыбыз Роберт Миңнуллинның шигырьләре белән мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясап, конкурста 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны Бөтенрусия конкурсында зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә яңа үрләр, укуыгызда уңышлар теләп калабыз.
Балалар өчен мондый күңелле, матур фестиваль-конкурсны оештыручыларга, "Нур" театр артистларына зур рәхмәт белдерәбез!