

19-24 апрель көннәрендә Уфада микрофутзал буенча төрле яшь категорияләрендәге иң көчле командаларны җыйган Бөтенрусия турниры узды. Башкортстан Республикасы җыелма командасы (2012 елгы яшь төркеме) составында М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе тәрбияләнүче - Ансар Резванов искиткеч чыгыш ясады.
Әлеге ярышларда алтын медальләргә юл гади булмады. Финал бәйгесендә безнең егетләр Санкт-Петербургның «Атлант» командасы белән җитди көрәштә очраштылар. Төп вакыт тигез исәп белән тәмамланды (2:2), ә очрашу нәтиҗәсен пенальти сериясе хәл итте. Чын чемпион характерын күрсәтеп, Башкортстан җыелма командасы җиңүне яулады!
Спортчының шәхси казанышы горурланырлык сәбәп булды: турнир нәтиҗәләре буенча Ансар Резванов Бөтенрусия ярышларының ”Ииң яхшы уенчысы” дип танылды!
Бу уңыш - спортчыбызның үз тырышлыгы һәм остазының, М.Гәрәев ис. спорт мәктәбенең тәҗрибәле тренер-укытучысы - Альфир Юрьевич Янгировның тырыш эш нәтиҗәсе.
Ансар белән Альфир Юрьевичны ихлас күңелдән бу җиңү белән котлыйбыз! Без үзебезнең спорт мәктәбе диварларында шундый дәрәҗәдәге чемпионнар үсүе белән горурланабыз.
Ансарга ирешкәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа матур голлар, җыелма команда һәм туган мәктәбе составында якты җиңүләр телибез!