

Аны ачу тантанасында мунициаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, хәрби хәрәкәтләре ветераннары һәм авыл халкы катнашты.
Илдар Иршат улы үзенең чыгышында билгеләп үтте: "Без ата-бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга, бу истәлекне балаларга һәм оныкларга тапшырырга тиешбез. Татар Мәнәвездәге һәйкәл - безнең кайгы һәм шул ук вакытта какшамас көч символы. Беркем дә онытылмаган һәм бернәрсә дә онытылмаган".
Хәрби хәрәкәтләре ветераннары һәм митингка үз геройларының портретларын, чәчәкләр күтәреп килгән авыл халкы мемориалга чәчәкләр салдылар. Чарага җыелганнар сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.
Фото: Илеш телевидениесе.