

Күркәм чара районның үзәк стадионында оештырылды.
Стартка дус, актив, сынауларга әзер 8 команда чыкты. Һәр команда 8 мавыктыргыч станцияне узды, анда аларга күрсәтергә кирәк иде:
- җитезлек,
- зирәклек,
- команд команда рухы,
- үзара ярдәмләшү.
Әлеге чарадагы катнашучылар алдында Әфган сугышы ветераны, «Хәрби туганлык» иҗтимагый оешмасы рәисе Фларис Тимермалих улы изге сүзләр белән мөрәҗагать итте. Аның үгет-нәсихәте барлык катнашучыларны үз иле өчен энергия һәм горурлык белән тулыландырды. Шулай ук әлеге оешма әгъзаларына катнашулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез - сез мондый вакыйгаларны чын мәгънәсендә әһәмиятле итәсез!
Һәм, әлбәттә, Гаилә хезмәтенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтәбез.