

«Пятерочка» сәүдә челтәре өченче Бөтенрусия «Сәламәт Олимпиада»сына нәтиҗә ясады. Бу Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган масштаблы онлайн-ярыш. Быел ул 90 төбәктән рекордлы 163 мең катнашучыны җыйды. Конкурс мәктәп укучыларын, ата-аналарны һәм педагогларны берләштерде, алар 45 минут эчендә сәламәт яшәү рәвеше (ЗОЖ) турында катлаулы 20 сорауга җавап бирделәр: калориялелектә нейрочелтәрнең хаталарын эзләделәр, этикеткаларын тикшерделәр һәм дөрес төшке аш җыйдылар.
Иң мөһиме - илебезнең 10,7 мең мәгариф учреждениесе арасында безнең мәктәп - Карабаш урта мәктәбе аеруча зур уңышларга иреште.
Укучылар һәм аларның остазлары сынауларны бик шәп узып, 2 млн сум оттылар. Откан акчага мәктәп балалар фуд-блогы өчен видео төшерү зонасы булган уникаль кулинария сыйныфын башлап җибәрәчәк. Моннан тыш, мәктәп X5 «Выручаем» хәйрия фондыннан максатчан азык-төлек ярдәме өчен 200 мең сумлык өстәмә призга лаек булды.
Мәктәп коллективын, укучыларны һәм аларның ата-аналарын котлыйбыз! Кулинария сыйныфы талантлы балаларны тарту ноктасы булыр дип ышанабыз!