

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - спорт министры Руслан Таһир улы Хәбибов республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Илеш районы буенча дәүләт казна учреждениесе территориаль бүлеге начальнигы Ләйсән Фәнис кызы Коровкинага мактаулы бүләк тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм мәшгульлек хезмәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен аңа «Башкортстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» исеме бирелде.
Хөрмәтле Ләйсән Фәнис кызын әлеге лаеклы казанышы белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлегендә уңышлар телибез.