

Республикабызның төрле почмакларыннан 12 команда турслетта катнашты һәм ике көн дәвамында төрле конкурсларда, сынауларда көч сынашты.
Беренче көнне катнашучылар үз командаларын тәкъдим иттеләр, тамашада иҗади якын килү һәм оригинальлек күрсәттеләр. Аннары бивакны җиһазлау буенча конкурс сынаулары һәм кулинария конкурсы узды, аның кысаларында командалар учакта манный боткасы әзерләделәр.
Бу көнне атмосфера дуслык һәм көндәшлек рухы белән тулды.
Слетның икенче көнендә командалар янгын куркынычсызлыгы, туристик каршылыклар полосасы, туристик күнекмәләр кебек конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бу этапларның һәркайсы катнашучылардан физик әзерлек кенә түгел, команда эше дә таләп итте.
Төньяк зонаны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Илеш коррекцион интернат-мәктәбе тәкъдим итте (Фатыйма Сәлахова, Илнур Альберт улы Әсләмов, Флорида Флорис кызы Әсләмова, Алсу Рәшид кызы Юзиева, Финат Фәрит улы Юзиев).
Бу ике көн барлык катнашучылар өчен ярышлар вакыты гына түгел, тәҗрибә уртаклашу, аралашу һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту урыны да булды. Без мондый чараларның педагогларның һөнәри күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүе һәм хезмәттәшлекнең уникаль атмосферасын тудыруы белән горурланабыз. Кунакчыллыклары һәм чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез!