

22 июнь - ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләнә. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Безнең районнан бу канкойгыч яуда каһарманлык үрнәге күрсәтеп, унбер меңнән артык кеше катнаша. Шуларның биш меңе туган якларына исән-имин әйләнеп кайтса, алты меңнән артыгы яу яланында, чит җирләрдә ятып кала.
Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерен аямаган сугышчыларыбызны искә алу уңаеннан 22 июнь көнне илешлеләр ел саен район үзәге Дан Монументындагы мәңгелек утка чәчәкләр сала.
Быел да Хәтер көненә багышланган чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, район-оешма предприятие җитәкчеләре, вәкилләре, “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов һәм әгъзалары һ.б. катнашты.