Маяк
+14 °С
Облачно
җәмгыять
22 Июня , 10:30

Мәңгелек дан сезгә!

Базы-Куян авылында Хәтер һәм кайгы көнендә тантаналы митинг узды. Авыл халкы өчен истәлекле вакыйга – сугышларда катнашып һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск-һәйкәл ачылды.

Мәңгелек дан сезгә!Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!

Бүген, 22 июнь көнне, Базы-Куян авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, махсус хәрби операцияләрдә булган, тылда эшләгән барлык авыл халкына багышланган һәйкәл ачылды.
Бу һәйкәл бүгенге буын тынычлыгы өчен гомерләрен биргән хәрби егетләребезгә һәм батыр бабаларыбызга рәхмәт һәм ихтирам символы булды. Ул солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына, ныклыгына ачык мисал булып хезмәт итәчәк.
Митингта катнашучылар дәһшәтле сугыштан кайтмаганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!
Мәңгелек дан сезгә!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас