

Бу ел - үзенчәлекле. Безнең республикада бүген берьюлы ике бәйрәм билгеләп үтелә: Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте тармагының 35 еллыгы һәм Башкортстанның яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре көне.
Яшьләр – ул безнең киләчәгебез генә түгел, ул безнең якты бүгенгебез. Аларның идеяләре, энергияләре безнең илебезне яхшырак һәм көчлерәк итә. Нәкъ менә шуңа күрә бәйрәм программасы шундый бай һәм илһамландыргыч булды.
Сәхнәдән район мәдәният сарае артистлары башкаруындагы иң яхшы җырлар, "Вершина" төркеменең ялкынлы номерлары яңгырады, ә Куҗбахты, Карабаш, Исәмәт, Исанбай авылларының талантлы артистлары чыгышлары киләчәккә ышаныч бирде.
Чараның мактаулы кунагы - Башкортстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Инесса Васильевна Косолапова булды. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм яшь гражданнарга ирек, сайлау хокукы һәм җаваплылык символы булган паспортлар тапшырды.
Җылы котлау сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Вадим Рамил улы Нурыев чыгыш ясады. Ул Башкортстан Республикасы Илеш районы муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм комитетыннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүләкләр «Спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм Башкортстан Республикасы Илеш районы муниципаль районында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен» һәм «Актив тормыш позициясе, эшкә намуслы мөнәсәбәт һәм муниципаль чараларны оештыруга һәм үткәрүгә керткән зур өлеш өчен» бирелде.
Яшь һәм үсеп килүче буынга үгет - нәсыйхәт сүзләре белән махсус хәрби операция ветераны Рәзиф Рәмзил улы Бикаев мөрәҗәгать итте, патриотизм һәм җаваплылыкның мөһимлеген ассызыклады.
Барлык теләүчеләр өчен төрле интерактив зоналар эшләде, анда һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды:
- Русия Федерациясе флагы төшерелгән йөрәк формасындагы талисманнар ясау - Ватанга мәхәббәт символы;
- Тәҗрибәле психологтан Экспресс-тестлар - үзеңне һәм үз теләкләреңне яхшырак аңлау мөмкинлеге;
- “Йөрәкне ачып” уены - хис-кичерешләрне ачу һәм эчкерсез аралашуны җайга салу ысулы;
- “Теләкләр бәйләме” акциясе - һәркем башкаларга яхшы сүзләр һәм теләкләр калдыра алды;
- “Теләкләр картасы” ясау буенча мастер-класс - үз хыялларыңны һәм максатларыңны визуальләштерүнең иҗади ысулы;
- Стильле фотозона - якты истәлекле сурәтләр булдыру өчен;
- Шашка уены - стратегия һәм логиканы тикшерү, кызыклы вакыт үткәрү;
- «Миниатюрада урыс матурлыгы» мастер-классы – традицион рус стилендә уникаль брелоклар ясау;
- Өйрәтүче уен - пазл “Яшь географ: Русия һәм Башкортостан Республикасы картасын җыябыз” – география белән уен формасында танышу.
Әлеге искиткеч бәйрәмдә катнашучыларга, чараны оештыруда һәм үткәрүдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүчеләргә аерым рәхмәт белдерәбез!