

Быел сменада Русиянең 18 төбәгеннән «Беренчеләр хәрәкәте»нең 50 активисты катнаша.
Алар арасында – Югары Яркәйнең Т.Рахманов исемендәге өч укучысы бар: Вилия Бадртдинова, Камилла Кәбирова, Аделина Кәримова.
Катнашучыларга Чуваш дәүләт университеты ректоры Андрей Юрьевич Александров һәм Чуваш Республикасы «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге советы рәисе Олеся Владимировна Илларионова үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Алда катнашучыларны бай программа көтә: белем бирү дәресләре, мастер‑класслар, экскурсияләр, практик табиблар белән очрашулар - димәк, яңа белемнәр, якты хис-кичерешләр һәм онытылмас тәэсирләр күп булачак.