Маяк
+17 °С
Облачно
җәмгыять
12 Июля , 09:10

Ач сереңне, Зәңгәр күл

(Дәвамы). Яшь чагында Шәрифә авылда вакытлыча тукталган бер чем кара чәчле, кара мыеклы чегән егетенә гашыйк булып, шушы күчмә халык таборына ияреп чыгып киткән иде. Ел артыннан еллар үтте.

Ач сереңне, Зәңгәр күлАч сереңне, Зәңгәр күл
Ач сереңне, Зәңгәр күл

Үткән вакыт белән авыл халкының хәтереннән җуела башлаган Шәрифә исә берзаман авылга кайтып төште. Чегәннәр белән дөнья гизеп, үзе дә чегәннәр кебек караеп каткан хатын нәкъ менә шул чакларда үзләштереп кайтты ошбу сихерчелек сәләтен. Үзләштереп кайтты һәм тиз арада сихер, им-том белән кеше дәвалап данын таратты. Авылда син дә мин яшәп яткан биш балалы Лотфулланың да гаиләсеннән аерылып, Шәрифә белән яшәп китүен халык шушы сихерчелек тәэсиреннән күрде. Авылга чегән таборы килсә, мотлак Шәрифәнең йортында туктар булдылар. Ул аларны туганнары кебек каршы ала, мунчалар яга, кунак итә, хөрмәтләп озатып кала. Чегәннәр таборы кунып, кәеф-сафа корып яткан чакларда аларның ихатасыннан төннәр буе ниндидер ят телдә гитарага кушылып җырлаган сагышлы озын көйле җырлар ишетелә, дәртле биюләрдән тирә-як яңгырап тора иде. Гомеренең соңгы елларын Шәрифә белән яшәгән Лотфулла үләр алдыннан берәүгә сөйләп калдырган, имеш. “Мәңге кеше белән аралашмаган әбиеңне чегәннәр килгәч алыштырып куялармыни? Теле дә ачылып китә, мин сиңайтим. Йөгереп барып атларны да тугарыша. Өлтерәп йөреп табынын әзерли. Хәтта йөзләренә тиклем нурланып, елмаюлы кеше кыяфәте керә. Алар аны һичшиксез сихерләгәннәрдер. Югыйсә, шул кадәрле чегәннәрне яратыр кеше булыр микән?”

Кеше теле - сөяксез, күпме сөйләсә дә сына торган түгел. Шәрифәнең теге чегән иреннән балалары да булган, имеш. Тик тамырларында чегән каны аккан бу балалар утрак тормышны сайлап, туган авылына кайтып төпләнгән әниләре Шәрифәгә иярмәгәннәр. Алар күчмә тормышны өстен күреп, таборда торып калганнар икән. Бәгъзе берәүләр чегәннәрнең махсус рәвештә шулай эшләвен дә сөйләп йөрде. Имеш, безнең милләт кызларын хатынлыкка алалар да, вакыт үткәч, таборга балалар табып үстергәч, берәр өй сатып алып туган авылларында калдырып китәләр. Табор башлыгының катгый боерыгы белән башкарылган бу эшкә каршы килү, үз-үзеңә үлем сайлау белән бер, имеш. Бу Шәрифәдәй читкә тибәрелгән хатыннар яшәп калган өйләр исә, чегән таборына гомер буена сузылган озын юлларында тукталыш ясау урыны булып хезмәт итә икән, диләр. Кем белә, бәлки, әллә ничәмә еллар табор кануннары белән яшәгән Шәрифә дә шушындый боерык нигезендә туган авылына кайтып төпләнгәндер? Әллә инде авылда ел саен билгеле бер вакытта туктап, Шәрифәдә күпмедер яшәп китә торган бу чегән таборында аның үзенең дә туганлашкан кешеләре, балалары, оныклары бармы? Авыл халкы исә, шушы телдән-телгә йөргән имеш-мимешләрдән башканы белмәде. Шәрифә кеше белән аралашмады. Чегәннәрне элек-электән сөеп бетермәгән авыл халкы да, им-томчыга йомышлары төшеп торса да, үзләренә ят булган чит халык белән яхшатланган кортканы якын итмәде...

Ничә көннәр инде тоташ кар ява. Бөтен авыл, барлык тереклек дөньясы ак кар патшалыгы астында ята. Карга күмелгән авыл өйләренең кайсында кеше яши икәнен морҗасыннан чыккан төтененнән генә чамалап була. Үткән атнада аркылы урамда яшәгән Сафура кортканың ахирәткә күчкәнен шулай гына белделәр, Ярый әле күршесе Тәзкирә фермадан эштән кайткач, морҗасына күз саласы иткән.

-Нишләп Сафурәттәйнең төтене чыкмый, тәүбә әстәгъфирулла? - дип, карны аралап ишеген ачып керсә, әбекәебез кулларын күкрәгенә кушырып салып, төп-төз булып сәкедә чалкан ята, имеш. Әби үлем фәрештәсе-Газраилның киләсен алдан белгән, диярсең. Шулай көтеп ятып, күзләрен йомып, хәтта йөзенә елмаю ишарәте чыгарып тыныч кына җан биргән Сафурәттәй. Үлгән - беткән, котылган дигәндәй, әби киткән дә барган. Тик һәркемнең үз кайгысы-кайгы. Көрәк күтәреп зиратка юл ачарга чыккан авыл ирләре сукрана:

-Шушындый вакытта кеше үләме инде?!. Әзрәк яз җитеп көннәр җылынганны көтмәгән әбекәй.

- И-и-и-х, әдам заты үз үлеме белән идарә итә алса иде ул! - Монысы фәйләсуф Гыйльметдин. Ул гомергә шулай кеше акылы җитмәстәй уйлар белән баш вата. Шуңа күрә, исеме җисеменә туры килә дигәндәй, аның кушаматы да Фәйләсуф. Аның янәшәсендә кулындагы көрәге белән карны капшый-капшый атлаган Ибрай да сүзгә кушыла:

-Шулай булса, нишләр идең? Җәй үләр идеңме? Матур вакытта да үләсе килми бит әле...

-Беркайчан да үләсе килми инде ул. Тик Аллаһ үзе хәл итә бит. Авылның хәзрәте сөйләгәннәр дөрескә туры килә, мин сиңайтим, һәркемнең үз тәкъдире инде,- дип акыллы гына фикер йөртеп барган Гали, бер аягы карга батып, тәгәрәп китә.

- Менә тәкъдирең шулай булгач, тәгәрәп тә киттең, - дип көлеште калганнар. Кар катламы калын булганлыктан, җирнең туң өлеше йока булды. Шулай булса да, кабер төштән соң гына өлгерде.

- Изге күңелле кортка иде...

-Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын...

-Урыннары оҗмахның түрләреннән булсын...

-Исәннәргә бәхиллекләрен калдырып китсен,- дип, гадәти җеназа сүзләрен әйтештергән хатыннар исә мәетне шартын китереп җыйнаштырып капка төбеннән соңгы сәфәренә - Аллаһ хозурына озаттылар.

Туктаусыз яуган кар, әби өшемәсен дигәндәй, зиратта яткан кара балчык өемен тиз арада ак юрган белән каплады. Кышның соңгы ае да үтеп бара. Әле кыш үз көчендә булса да, аяз көннәрдә күктәге кояш та турырак карый башлады. Кояш күтәрелгән саен авыл халкының да күңеле күтәрелә. Тиздән, бик тиздән мартка да кереп китәрбез. Муеннарын текә тотып “важный персона” булып йөргән атаказлар янында инә казлар куанып йөри. Алар тиздән бик мөһим эшкә - йомырка салуга тотыначаклары турында искәртә, күрәсең. Бу эшне, әлбәттә, һәрвакыттагыча авыл казлары арасында иң беренче булып Мәликәнең “бүрекле” кытай казы башлап җибәрер. Аңардан башкалары да калышмас. Менә шулай гасырлардан-гасырларга кабатланган кебек, җылы язлар белән бар тереклек дөньясы өр-яңадан яшәреп китәр. Сафурәттәй кебек тыныч кына ахирәткә күчеп торган картлар урынына дөньяга яңа бәбиләр аваз салыр. Яңа бәбиләр! Җир йөзенә туган өр-яңа кеше! Һич берәүнекенә охшамаган кабатланмас язмышлар! Кеше гомере!.. Ул Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән булдырылса да, җирдә бәби барлыкка килүе аны тудыручының ризасызлыгы белән дә сугарыла икән шул... Теләкләргә каршы булган балалар да туа икән җиргә... Моны яшертен рәвештә авыл хатыннарын һәм кызларын кирәкмәгән йөклелектән котылдыручы Шәрифә карчык яхшы белә. Ошбу хәвефле үтенеч белән аңа юк-юк та, һаман мөрәҗәгать итеп торалар иде. Ә ул бик теләп “ярдәм” итә бу тормыш юлында ялгышкан бәхетсезләргә. Төрле агулы гөмбәләрдән, тамырлардан, эт шомырты дигән җимешләрдән чегән анасы Клавдия өйрәткәнчә үзе генә белгән төрле төнәтмәләр ясый Шәрифә. Шулар белән “дәвалап” берничә көн өендә тотканнан соң, кире үз асылына кайткан хатыннарны үз аяклары белән өйләренә кайтарып җибәрә ул. Әйе, бар белгән сихерчелек алымнарын заманында таборда олы абруйга ия булган Клавдиядән өйрәнгән Шәрифә дөрестән дә хатын-кызны кирәкмәгән йөклелектән котылдыру юлларын ныклап үзләштергән иде. Һәрхәлдә бу килештән аның “төнге пациентлары” белән беркайчан да катлаулы хәлләр килеп туганы булмады. Теләмәгән йөкләреннән котылган хатыннарга ул беркайчан да канлы төргәкләргә уралган бала яралгыларын биреп җибәрмәде. Бәласеннән баш аяк! Бу җиңел холыклы чәчбиләргә ышаныч бәләкәй. Аларның бит чәчләре озын булса да, акыллары кыска, дип үзенчә фикер йөретте ул. Алар ничек азагын уйламый җиңел генә ирләр астына ятсалар, шулай ук әбине дә шушы кыска акыллары аркасында бик тиз хөкем каршына бастырырга мөмкиннәр бит, югыйсә. Хатыннардан калган бала яралгыларын юк итүдә дә аның тикшерелгән үз алымнары бар. Сабый җәсәдләрен җиргә күмү исә, беренчедән карт корткага мәшәкатьле, икенчедән, ач йөргән берәдәк этләр, кыргый җәнлекләр ул каберчекләрне актарып әбине фаш иттерергә мөмкиннәр иде. Шундый чираттагы “операция”ләрдән соң Шәрифә төн карасында ире Лотфулладан калган көймәсе белән Зәңгәр күл дулкыннары арасына кереп югала. Кире кайтканда исә, әби бу “төнге эш”ләренең калдыкларыннан тулысынча котылган була. “Беркем дә, бернәрсә дә белми...Төнге күктәге ай - йолдызлардан башка бер шаһит та юк,”- дип уйлый им-томчы кортка. Күпме җиргә туарга тиешле нарасыйларны күлгә салганын ул хәзер инде үзе дә хәтерләми. Тик шулай да бер вакыйга аның күңелендә тирән эз сызып уелып калды. Аңа килеп егылган чираттагы авырлы хатынның бала табар вакыты килеп җиткән иде. “Коткар!” дип, тезләнеп күз яшен түккән хатынга чарасызлыктан риза булды ул. Үзе генә белгән рецептлар белән ясалган агулы төнәтмәләрен эчерде һәм вакытыннан иртәрәк тулгак китертеп, баланы кабул итеп алды. Хатын белән эшне төгәлләгәч, келәткә чыгарып куйган канлы төргәкне алып көймәгә салган Шәрифә караңгылыктан файдаланып, күл эченә йөзеп керде. Тик шул вакыт төнге ай яктысында таш бәйләнгән төргәкнең кинәт селкенеп куюын күргән кортка чак көймәдән суга әйләнеп төшмәде. Аның уенча, агулы төнәтмә эчергәч, бала үле туарга тиеш иде. Күземә генә күренгәндер, дип баланы кулына алды ул һәм шул мизгелдә үк аңлады, бала исән иде! Аның шушы хәвефле уен раслагандай, кулындагы канлы төргәк “эммәәә” дигән аваз бирде. Көтелмәгән хәлдән коты очкан кортка кулындагы ташны ычкындырды. Таш исә, үзенә бәйләнгән төргәкне ияртеп мизгел эчендә су төбенә китте...

Кызганычка каршы, Аллаһыга ышанмаган динсез кортканың тормыштагы бу кара эшләре, кара уйлары Кызылъяр авылының ак кендек әбисе булган йөзьяшәр Мөшәрәфә абыстайның изге фәлсәфәсеннән нык аерыла иде шул. Аларның яшәү рәвешләре, дөньяга булган карашлары, кылган гамәлләре бер-берсенекенә капма-каршы иде. Берсенең тормышын ак, якты илаһи нурланыш биләсә, икенчесенекендә кара төсләр генә өстенлек итте. Якты дөньяга үзе кабул иткән һәр авыл баласының исемен белгән һәм аларның тормышларына, уңышларына ихлас куанып яшәгән Мөшәрәфә шушы үзе кендекләрен кискән балаларга да һәрвакыт изге догада булды.

-Җиребезне һәм барлык җиһанны, һәммә тереклек ияләрен бер Аллаһы Тәгалә яраткан. Бары бер Аллаһы Тәгалә һәммә гамәлләребезне дә, уй-ниятләребезне дә белеп тора. Аллаһның тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәгән кешенең генә фани тормышы да, мәңгелек ахирәт тормышы да илаһи нур белән яктыртыла”,- ди ул. Аның әле бик күптән, бала гына чакларында әткәләре Җәләлтдин хәзрәт фаҗигале һәлак булгач, күл буенда дога кылганын дус кызларыннан берсе ишетеп торган имеш. Мөшәрәфә шул дога кылу халәтендә:

- Ач сереңне, Зәңгәр күл! - дип, ялварган икән. Күл исә җавап итеп кап-кара төскә кергән һәм куәтле дулкыннары белән ярга суга башлаган, имеш. Кыз баланың яраткан әтисе үлемендә кемнәр кулы уйнаганын бик тә беләсе килгәндер, күрәсең. Бәлки, әле белгәндер дә, тик ул бу турыда беркемгә дә, бер нәрсә дә сөйләми. Бары тик көн-төн кылган догаларында Аллаһы Тәгаләдән әтисе Җәләлтдин хәзрәтнең рухын шатландыруын, җәннәт әһелләреннән итүен сорый иде. Мөшәрәфә үз хикәятләрендә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән суларның да хәтерләре булуы турында искәртә:

- Безнең Зәңгәр күл мәңгелек. Аның да рухы бар. Аның да гасырлардан гасырларга сузылган тарихы бар. Күлебезнең сулары да ошбу төрлечә үткән күп еллар дәвамында кылынган барлык изгелекләрне дә, кырын эшләрне дә, йөрәк өшеткеч фаҗигале елларны да хәтерендә саклый,- ди ул. Әллә инде тапкыр халкыбызның: Изгелек эшлә дә, суга сал, халык белер, халык белмәсә, балык белер дигән әйтеме дөресме, югыйсә? Кем белә, бәлки безнең хикәятче ак әби әйтмешли, рухы да, мең еллык тарихы да булган Зәңгәр күл дә үткән гасырлардан бүгенге көннәргә кадәр булган бик күп серләрне саклыйдыр? Шуңа күрә күлнең йөзе үз хәтерен барлаганда берчә ачык зәңгәр төскә, икенче карасаң, чагу көмеш төскә керәдер, ә инде кырын эшләрне исенә төшерсә кара-кучкылланып ачуланадыр. Дулкыннарның берчә тыныч кына, берчә котырынып ярга кагуы да, бәлки, кешеләргә ниндидер серләрен җиткерергә теләүдән түгелме соң? Белмәссең...

Ак ягы да, кара ягы да булган тормыш һаман шулай дәвам итте. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Аның сөекле колларыннан булган кешеләргә тормышта үзенә юл сайлау мөмкинлеге бирелгән, имеш. Кемдер Җәләлтдин мулла кызы Мөшәрәфә кебек кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып ак тормыш белән догалы һәм иманлы булып яши. Кешеләргә гел изгелек, игелек кылырга омтыла. Кемдер үзе белә торып гөнаһ утларына керә. Ботарлый, җимерә, явызлана, зина кыла, үтерә... Ходайның бирмеше булган тормышта һәммәсенә урын бар. Мәрхәмәткә һәм явызлыкка, мәхәббәткә һәм нәфрәткә, юмартлыкка һәм саранлыкка, акыллылыкка һәм ахмаклыкка. Әйе, Ходай тарафыннан кешеләргә сайлап алу мөмкинлеге бирелгән. Һәркем үзе сайлаган юлдан бара, үзе теләгәнчә яши.

(Дәвамы бар).

Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас