

Тамырлары гасырлар төпкеленә барып тоташкан бәйрәм бүген гаиләдә туган кыйммәтләрне - үзара аңлашуны, түземлелекне, мәхәббәтне, игелекне һәм хөрмәтне гәүдәләндерә. Башка барлык уңайлыкларыбыз булса да, без беркайчан да гаиләдән баш тартмаячакбыз.
Бу искиткеч бәйрәмдә Иске Кыргыз авылы мәдәният йортының культорганизаторы Римма Рәмил кызы Сәлимгәрәева, Краснояр авыл клубы директоры Эльмира Фәнзил кызы Мәрданова һәм авыл биләмәсе эшләре идарәчесе Миләүшә Рәис кызы Мәҗитова гаиләләрне котладылар. Алар һәр гаиләгә ныклы сәламәтлек, җылы мөнәсәбәт, тынычлыкта, татулыкта һәм үзара аңлашуда яшәүләрен теләделәр. Менә алар, хөрмәтле гаиләләребез:
65 ел – “тимер туй” - Яңа Аю авылыннан Венера Нәгыйм кызы һәм Сәгыйть Муллахмәт улы Муллахмәтовлар.
55 ел – “рубин туй” - Яңа Аю авылыннан Фирия Солтанхәмит кызы һәм Рәшит Фазылҗан улы Рамазановлар.
50 ел – “алтын туй”:
- Яңа Аю авылыннан Гүзәлия Фирдәвис кызы һәм Фәһим Гобәйдулла улы Фәрраховлар.
-Груздевка авылыннан Зәлия Галимҗан кызы һәм Фирдәвис Әкрам улы Авзаловлар.
45 ел – “сапфир туй”:
-Яңа Аю авылыннан Флүзә Рәфыйк кызы һәм Мирзанур Мулланур улы Зариповлар.
-Краснаяояр авылыннан Фәнзәлия Мирзамөхәммәт кызы һәм Рәзиф Шәфыйк улы Шәймөхәммәтовлар.
-Краснояр авылыннан Флүрә Фәләх кызы һәм Олег Касыйм улы Хановлар.
35 ел –“коралл (мәрҗән) туй”:
-Красноярдан Глүдә Рафаэль кызы һәм Гарифҗан Мәхтүмҗан улы Хәсәновлар.
-Иске Кыргыздан Резеда Фәрит кызы һәм Фәвис Фатыйх улы Сәлимгәрәевлар.