+23 °С
Ясно


Евразия җыенының "Традицияләр көче - Русия бердәмлеге" мәдәни программасын оештыруда актив ярдәм иткәне һәм аны үткәрүдә турыдан - туры катнашканы өчен Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
- Гүзәл Рәсим кызы Нурыева - М. Гәрәев исемендәге Башкорт тарихи - мәдәни үзәгенең баш белгече - БР Халыклар дуслыгы йортының Илеш районындагы филиалы.
- Зәйтүнә Риф кызы Шәрифҗанова - Илеш районының Күҗбахты авылы мәдәният йорты каршындагы "Актирэк" башкорт халык фольклор коллективы җитәкчесе.