

Вәсимә Гарип кызы Әхмадуллина - күпне күргән олы хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе. Үз гомерендә ул Бөек Ватан сугышы авырлыкларын кичергән. Бар гомерен авыл хезмәтенә багышлап, эштән тәм һәм ямь табып, озын гомерлелеген нәкъ тырышлыкка, хезмәт яратуга бәйли.
Вәсимә Әхмадуллина 1924 елның 23 июлендә Исәмәт авылында унынчы бала булып дөньяга килә.
Ил өчен авыр вакытларда аның балачагы һәм яшьлеге үтә. Кызганычка каршы, төрле авырулардан соң, абый һәм апалары бакыйлыкка күчә, Вәсимә бер апасы һәм абыйсы белән генә исән кала. Кулакларны сөрү башлангач, әтиләре репрессиягә эләгеп, барбулган малларын, дөньяларын тартып алалар. Әниләре өч бала белән урамда кала. Авыл советы аларга бер йорт биреп, инде яшәп киттек дигәндә, янгын чыгып, янә гаилә ышыксыз кала. Ул вакытка апасы һәм абыйсы буй җитеп, читкә чыгып китә. Аңа бала чагыннан ук эшкә җигелергә туры килә. Кайда гына эшләмәгән ул. Вәсимә әнисе белән Гремучий Ключ авылында яшәүче әтисенең сеңлесенә яшәргә күченгәч, анда балалар йортында ашханәдә төрле эштә тырышлык сала – җыештыру, табак савыты юу һ.б. башкара.
Шул вакытта Чияле Әтәч авылыннан булачак тормыш иптәше Максат белән таныша. Яшь гаилә шул чордан һәрвакыт бергә була, дөнья көтә, өч кыз бер улга гомер бирә, 59 ел кулга-кул тотынышып бәхетле гомер кичерә. 13 ел элек тормыш иптәше бакыйлыкка күчеп, Вәсимә апа үз өендә үзе генә яши. Балалары бер өзлексез кайтып карап, тәрбияләп тора.
Вәсимә әбиебез бик бай – онык-оныкачлары сөендереп кенә яшиләр. Яраткан әбиләренең хәлен белеп, булышып торалар.
Бүген тыл ветераныбыз балаларына, якыннарына – һәрбарчасына бары тик тыныч, имин тормыш, сәламәтлек тели. “Хезмәтне яратыгыз. Эш булса, гомер дә була - барысы да була. Мин үзем гомер буе эшләп яшәдем. Ходаем миңа мул тормыш бирде. Рәхәт яшәдем һәм бүген дә оҗмахта яшим”, - ди Вәсимә Гарип кызы.