

Чебоксарда махсус хәрби операция ветераннары арасында җиңел атлетика буенча беренче Бөтенрусия ярышлары узды. Русиянең 28 төбәгеннән 130дан артык спортчы медальләр өчен көрәшергә һәм Сочидагы җыелма команданың тренировка җыенына эләгү хокукы өчен килде.
Башкортстаннан МХО ветераннары чыгыш ясый:
-Валерий Алеев (Нефтекама).
-Артем Мөхәрәмов (Уфа).
-Рубен Хәсәнов (Илеш районы).
-Радик Ильясов (Уфа).
-Кирилл Павлов (Аургазы районы).
Барлык спортчылар да Башкортстан Республикасы МХО ветераннары Ассоциациясе вәкилләре.
Ярышлар йомгаклары буенча Валерий Алеев сөңге (копьё) ыргытуда 3нче урынны яулады. 400 метрга йөгерүдә 4 урынны алган Артем Мөхәрәмовка пьедесталга бик аз гына җитмәде. Республикабызның калган вәкилләре, чыгышларын беренче егермелектә тәмамлап, илнең иң көчле спортчылары арасына керделәр.
"Көндәшлек бик җитди булды - дөнья чемпионнары һәм Русиянең иң көчле спортчылары чыгыш ясады. Ярышлар вакытында мин иңбашымны имгәттем, ләкин ахырга кадәр көрәшергә булдым. Мондый компаниядә бронза медаль бик кыйммәт тора", - дип уртаклашты Валерий Алеев.
Катнашучыларыбызны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз! Аларның һәрберсе өчен бу җиңү — авыр сынаулардан соң алга таба тагын бер адым һәм рух көче һәрвакытта да теләсә нинди хәлләрдән көчлерәк булуның ачык мисалы.