Маяк
+17 °С
Облачно
җәмгыять
1 Августа , 07:10

Бөек шагыйрьнең иҗат мирасы мәңгелек

1 август көнне Илешнең горурлыгы, йөзек кашы булган талант ияләренең берсе Роберт Миңнуллинга 78 яшь тулган булыр иде.

Бөек шагыйрьнең иҗат мирасы мәңгелекБөек шагыйрьнең иҗат мирасы мәңгелек
Бөек шагыйрьнең иҗат мирасы мәңгелек

1 август көнне Илешнең горурлыгы, йөзек кашы булган талант ияләренең берсе, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге – дәүләт, М.Җәлил исемендәге – республика, Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Роберт Миңнуллинга әгәр исән булса, 78 яшь тулган булыр иде.

Роберт Миңнуллин тугандаш халык – татар белән башкорт арасында дуслык күперен ныгытучыларның берсе булды. Ул үзенең туган ягын бик нык яратты, якташларына зур хөрмәт белән карады. Һәр иҗат җимешендә: шигырь булсынмы ул, җырмы – Илеш җире, табигате, халкы зурлана. Илешлеләр өчен маяк булып тора. Халык мәхәббәтен яулаган, халык күңеленең түреннән урын алган шагыйрьләрнең берсе Роберт Мөгаллим улы белән без хаклы рәвештә горурланабыз.

Танылган шагыйрь, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинны белмәгән кеше юктыр. Аның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары билгеле, шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде.

Бүген якташыбыз, балаларның яраткан авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе, гәзитебездә эшләгән дәвердә әдәбият иленә үзенең беренче адымнарын ясаган Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның бакыйлыкка күчкәненә 6 ел.

Безнең күңелләрдә аның турында якты хәтер мәңге сакланыр!

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас