Маяк
+16 °С
Облачно
җәмгыять
4 Августа , 09:10

Акыллылар көрәше үтте

8 август көнне Башкортстан Республикасында һөнәри бәйрәм - физкультурачылар көне билгеләнеп үтеләчәк.

Акыллылар көрәше үттеАкыллылар көрәше үтте
Акыллылар көрәше үтте

Ул Русия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Бу бәйрәм уңаеннан 1 август көнне Андреевка авыл модель китапханәсендә шашка-шахмат буенча “интеллектуаль көрәш” узды.

Шашка һәм шахмат - йөрешләр өстендә уйларга, көндәшнең хәрәкәтен анализларга өйрәтә торган искиткеч уен. Бу интеллектуаль һәм шәхси стратегияләр ярышы. Мондый уеннар пөхтәлеккә, гамәлләрдә эзлеклелеккә өйрәтә.
Балалар турнирга зур җаваплылык һәм ачыктан-ачык кызыксыну белән карадылар: уеннар мавыктыргыч үтте, һәр уенчыны хәл итү юлларын эзләргә, үҗәтлек, максатчанлык, сабырлык һәм уйларга теләк күрсәтергә мәҗбүр итте.

Турнир дустанә шартларда узды, чөнки шахмат һәм шашка уеннары аралашу өчен менә дигән сәбәп, үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Һәм һәркемнең уйнарга, уңышлы барудан дәрт һәм шатлык тоярга мөмкинлеге бар иде.
Турнирда МХОда катнашучыларның балалары да актив катнашты. Алар өчен китапханә ярдәм һәм мөмкинлекләр пространствосы булып кала бирә.

Чыганак

Акыллылар көрәше үтте
Акыллылар көрәше үтте
Акыллылар көрәше үтте
Акыллылар көрәше үтте
Акыллылар көрәше үтте
Акыллылар көрәше үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас