Маяк
+12 °С
Облачно
җәмгыять
16 Августа , 09:10

Уңышлар эшкә бирелгәннән килә

«Илеш» җәмгыятендә һәр мөһим кампания үз югарылыгында оештырыла. Билгеле, югары җитештерүчәнлеккә тынгысыз, бердәм хезмәт һәм һәркемнең йөкләтелгән эшкә җаваплы каравы белән генә ирешелә. Бу җәһәттән биредә озак еллар эшләп, тәҗрибә туплаган хезмәтчәннәр тир түгә. Алар ел саен хуҗалык данын яклап, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Җәмгыять белән алга карап эш итүче, принципиаль җитәкче Илдар Нәбиев җитәкчелек итә.

Уңышлар эшкә бирелгәннән киләУңышлар эшкә бирелгәннән килә
Уңышлар эшкә бирелгәннән килә

Хуҗалык буенча бөртекле культуралар 1351 га мәйданда чәчелеп, бодайның Ульяновская – 105 сорты игелә. Арпаның Памяти Чепелева, солының Урал-2 сортларына өстен
лек бирелгән. Техник куль туралар 810 га мәйданны биләп, көнбагыш – 682 (Сангай, Акон сортлары), сабан рапсы - 128 га (Антарес РС1). Кукуруз 127 гектарда Краснодарский,
Родник сортлары чәчелгән. 

Агымдагы елда район сабантуенда “Илеш” җәмгыяте “Техник май культураларын үстерүгә керткән өлеш өчен” номинациясендә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде.

Бүгенге көндә илешлеләр урып-җыю кампаниясен үз югарылыгында оештырып алып бара – һәр тарафта чәмле хезмәт кайный. Техникалар барысы да сафта, ягулык-майлау материаллары җитәрлек.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас