Маяк
+10 °С
Облачно
җәмгыять
3 Сентября , 16:58

БПЛА операторларын кемнәр әзерли?

Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә кандидатлар җыю актив алып барыла. Шул ук вакытта контракт 1 елга төзелә, бу хезмәтнең үзенчәлекләрен аңларга һәм һөнәрне эчтән өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Добавить в предпочтительные источники Google

Дрон операторлары алгы сызыктан еракта эшли. Пилотсыз системалар гаскәрләре белгече һөнәренә укыту күпме вакыт дәвам итүе турында эксперт сөйләде.

- Әлеге төр гаскәрләрдә контракт төзегән барлык кандидатлар да уку үзәкләренең берсендә мәҗбүри әзерлек үтә. Укыту вакыты — 2 ай. Шуннан соң гына алар хәрби бүлекчәләргә билгеләнә һәм хәрби бурычларны үтәү өчен җибәрелә.

Моннан тыш, бер еллык контрактның 2 ае укытуга китә. Хәрби хезмәткәргә 30 тәүлек дәвамында төп ял бирелә, ә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өстәмә
рәвештә тагын 15 тәүлек ял каралган. Нәтиҗәдә, пилотсыз системалар гаскәрләре хәрби хезмәткәренең бурычларны үтәү өчен турыдан-туры вакыты 8,5 ай тәшкил итә. Шуннан соң, әгәр ул контрактны дәвам итәргә теләмәсә, контракт вакыты тәмамлангач, хәрби хезмәттән азат ителә, - диде Башкортстан буенча контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Сергей Родинко.

Шулай ук эксперт пилотсыз очу аппаратлары операторларының турыдан-туры хәрби бәрелеш сызыгында булмавын ассызыклады. Яңа төр гаскәрләрдә хезмәт итү турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтында табарга мөмкин.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас