

Көннең программасы кунаклар өчен шәһәрнең бай тарихы белән танышып кына калмыйча, аның кабатланмас атмосферасы белән дә ләззәтләнерлек итеп төзелгән иде: маршрутның беренче пункты Бөре тарихи музеена экскурсия оештырылды, музейдан соң катнашучыларны тарихи үзәк буенча җәяүле экскурсия көтте, шулай ук алар сәүдәгәр Чирков бинасы белән дә таныштылар. Саф һавада йөреп, өлкән буын вәкилләре кафега төшке ашка киттеләр. Һәм ахырда Бөре шәһәренең иң матур урыннарының берсе - "Соколок" паркы буйлап йөреп, Михайло-Архангельский храмына бардылар.
Сәфәр якташларыбыз өчен чын бүләк булды, аларга бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яңа тәэсирләр бүләк итте.