

Районыбыз өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч һәм хөрмәтле көнгә әверелде.
Шәхси өлеш керткәне һәм "Атайсал - Кече Ватан" проектын гамәлгә ашыруда актив катнашканы өчен махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган ике кыю катнашучының әнисе Флүрә Хәким кызы Хәертдинова Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Флүрә Хәким кызы көчле рухлы хатын. Ватан өчен гомерләрен биргән улларын тәрбияләп үстергәннән соң да ул кайгыга бикләнми, бәлки үзен мөһим эшкә — улларының батырлыгы турындагы истәлекне саклауга багышлый. Аның изге эштә катнашуы, Үрмәт авылында социаль проектны тормышка ашыруда — Ватанны саклаучы якташларга һәйкәл куюда төп урынны алып тора.
Бу һәйкәл - архитектура корылмасы гына түгел. Авылдашларыбыз каһарманнарга баш ияргә килә торган урын ул. Балаларыбыз өчен батырлык дәресе, үз гомерләре бәрабәренә дөньяны саклап калучыларга безнең уртак рәхмәтебез.