Маяк
+9 °С
Облачно
җәмгыять
18 Сентября , 05:10

Киләчәк өчен җаваплылык тоеп

Мөһим сәяси вакыйга чикләрендә, сайлаулар турындагы закончалык нигезендә, райондагы барлык сайлау участоклары, шул исәптән Рсайда урнашкан 2096нчы сайлау участогы да нәкъ иртәнге сәгать 8.00 дә үз ишекләрен ачты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Киләчәк өчен җаваплылык тоепКиләчәк өчен җаваплылык тоеп
Киләчәк өчен җаваплылык тоеп

Бу минутларда тантаналы шартларда Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады. Участок сайлау комиссиясе урнашкан бина тавыш бирү процедурасын үткәрүгә тулысынча әзер иде. Биредә күзәтүчеләр өчен урыннар билгеләнгән, сайлаучылар исемлеге, бюллетеньнәр тиешле тәртиптә рәсмиләштерелгән. Бина яшерен тавыш бирү өчен кабинкалар белән җиһазланган. Участокка килүчеләр сайлауларга кагылышлы үзләре өчен файдалы булган мәгълүматларны стендлардан укый алды. Биредә алдагы сайлау кампанияләрендә эшләп, бай тәҗрибә туплаган комиссия әгъзалары сайлаучыларны каршы алып, аларга конституцион хокукын тормышка ашырырга ярдәм итте.

Әлеге участокта “Урал” җәмгыятендә хезмәт салучы Рөстәм Габдуллин иң беренчеләрдән булып үз гражданлык бурычын үтәргә килгән. Территориядә теркәлгән 564 сайлаучы мөһим кампаниядә катнашачак.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас