

Сеңрән авылы клубында урнашкан 2084нче сайлау участогында сайлаулар актив рәвештә башланып китте. Сайлау участогы мәгълүматларына караганда,
исемлектә 243 сайлаучы, шул исәптән беренче тапкыр сайлауларга килүчеләр дә лаеклыларны сайлыйлар, аларга истәлекле бүләк тапшырыла.
Гражданлык бурычын үтәргә килүчеләр арасында өлкән буын вәкилләре дә, гаилә белән килүчеләр дә бар. Алар барысы да лаеклы кандидатка тавыш бирәләр.
Беренчеләрдән булып Нәсилә һәм Глүс Шәймәрдәновлар гаиләсе тавыш бирде. Шулай ук хезмәт ветераны Рүзил Вәлиев гражданлык бурычын үтәп, лаеклы кандидатны сайлады.