

591 теркәлгән сайлаучы үз тавышларын бирәчәк. Шул исәптән йортка барып сайлаучы гражданнар – 78. Күптән түгел 90 яшен билгеләгән Фәваза Әхмәтгалиева - иң өлкән, ирле-хатынлы Ләйсән Сәлимова һәм Азамат Гыймадисламов - иң беренче, Азалия Сәхапова беренче тапкыр сайлаучы сыйфатында тавыш бирде. Шулай ук 50 ел бергә тату гомер кичергән Әнибә һәм Нурдәүләт Басыйровлар да сайлауларга килеп, лаеклыларны сайладылар.
Сайлау комиссиясе рәисе Фәридә Миңнеголова һәрбарчасына уңышлар теләде.
-Яшьләребезнең сәяси чарага җаваплы карашын күрү аеруча сөенечле. Сайлауларда катнашырга хокуклы булган барлык райондашларны илебез киләчәген билгеләүдә үз ныклы сүзен әйтер өчен тавыш бирүдә катнашканнары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез,— диде ул.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.