+19 °С
Ясно


Латыйповлар гаиләсе - Әлфинә, әнисе Мәслия апа белән сайлау участогына 5 сабыен да алып килгән.
"Илебез киләчәген хәл итүдә катнашырга балаларыбыз кечкенәдән өлкәннәр үрнәгендә өйрәнә", - ди Әлфинә. Гаилә башлыгы Илнур Салаватта пилотсыз аппаратларга каршы торучы "Барс" подразделениесында хезмәт итә икән.
Урам буйлап җилдереп трициклга утырып сайлауга Галиевлар гаиләсе дә килеп җитте. Ринат абый гомере буе колхозда алдынгы механизатор булып, Диния апа почтальон булып хезмәт салган. Матур пар бергә 49 ел гомер иткән.