Маяк
+9 °С
Ясно
җәмгыять
22 Сентября , 09:35

ЯШЕЛЧӘ СОКЛАРЫ

Көзен яшелчә соклары аеруча файдалы.

ЯШЕЛЧӘ СОКЛАРЫЯШЕЛЧӘ СОКЛАРЫ
ЯШЕЛЧӘ СОКЛАРЫ

- Бәрәңге согы ашказаны согының әчелеге югары булган гастриттан, эч катканнан файдалы.

- Кыяр согы бәвелне куа, калийга бай булу сәбәпле, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булыша, атеросклероздан саклый, хәтерне яхшырта.

- Кишер согы — А витамины чыганагы, аппетитны, ашкайнату эшчәнлеген, күз күремен яхшырта, тешләр, нервларны ныгыта. Анда калий һәм бакыр күп, азканлылык, нерв һәм йөрәк авыруларыннан файдалы.

- Чөгендер согы кызыл кан тәнчекләре барлыкка килүгә этәргеч бирә, эчәклекне чистарта. Невроз, йокысызлык, хәтер начарланудан файдалы.

- Томат согында аскорбин кислотасы, тимер, каротин күп. Ул матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булыша, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген көчәйтә, үт суын, бәвелне куа.

"Мин хатын-кыз / Я - женщина" сәхифәсеннән алынды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас