Маяк
+13 °С
Ясно
җәмгыять
25 Сентября , 10:40

Районда "Яшел Башкортостан" акциясенең көзге этабы старт алды

Иске Куктау авылы халкы экологик чарада актив катнашты.

Районда "Яшел Башкортостан" акциясенең көзге этабы старт алдыРайонда "Яшел Башкортостан" акциясенең көзге этабы старт алды
Районда "Яшел Башкортостан" акциясенең көзге этабы старт алды

Бүген, 25 сентябрь көнне, Иске Күктау авылының яланында агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә катнашучылар агач үсентеләрен утыртыр өчен, көрәк-бидрәләр белән коралланып, билгеләнгән урынга җыйналды.
Өмәчеләр төрле яшьтә - балалардан башлап өлкәннәргә кадәр иде.
Барлык кешенең күңелендә энтузиазм һәм тәбигатьне тагын да матурырак, яшелрәк итү теләге балкый иде. Һәркайсысы агачларны кайгыртып, чокырларын тирән итеп казып, күп итеп су салып утыртты.

Киләчәгебезне күзаллап, утыртылган агачлар бердәм эшләүнең һәм тәбигатькә булган кайгыртуның истәлеге булып калыр дип өметләнәбез. Өмәне оештыручы һәм катнашучы "Урожай" хуҗалыгына, аның җитәкчесе Айдар Җиһанша улы Мөхәрләмов һәм коллективына, мәктәп эшчеләренә, укучыларына, укытучыларына, авыл клубы, авыл советы авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләренә, авыл активистларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Һәммәгезгә саләмәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телибез!

Чыганак: Иске Күктау авыл советы хакимияте.

 

Районда "Яшел Башкортостан" акциясенең көзге этабы старт алды
Районда "Яшел Башкортостан" акциясенең көзге этабы старт алды
Районда "Яшел Башкортостан" акциясенең көзге этабы старт алды
Районда "Яшел Башкортостан" акциясенең көзге этабы старт алды
Районда "Яшел Башкортостан" акциясенең көзге этабы старт алды
Районда "Яшел Башкортостан" акциясенең көзге этабы старт алды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас