Маяк
+8 °С
Дождь
җәмгыять
1 Октября , 09:25

Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан

Район мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

title
Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннанӨлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан
Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан

Фойеда һәм тамаша залында җылылык, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре хөкем сөрде. Бу көн - өлкән буынга зирәклекләре, тормыш тәҗрибәләре һәм районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен кабатлау өчен менә дигән мөмкинлек.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Илеш районы муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм ветераннар советы рәисе Анатолий Романов мөрәҗәгать итте. Алар өлкән буынга сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләделәр.

Күркәм чарада район мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм үзешчән артистлар бәйрәм рухы тудырды. Сәхнәдән һәркемнең яраткан җырлары яңгырады, дәртле биюләр башкарылды, ә шигырьләр күңел түренә үтеп керде.

Шулай ук чәй өстәле дә оештырылды. Чәй янында кунаклар бер-берсе белән аралаша, хатирәләре белән уртаклаша һәм дуслары арасында ял итә алдылар.

Кадерле ветераннарыбыз, сезгә сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Чыганак

Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан
Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан
Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан
Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан
Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан
Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан
Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан
Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан
Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас