

1 октябрь көнне Балалар иҗаты үзәгендә укучыларның картәтәй-картыйлар-нәнәйләр өчен "Сез - безнең зирәклегебез яктысы" дигән бәйрәм концерты оештырылды.
Чарада яраткан һәм якын өлкән кешеләргә дәртле җырлар, эчтәлекле шигырьләр яңгырады. Балалар искиткеч матур биюләр башкардылар. Шулай ук курчак театры күрсәтелде. Кичәне "Сәхнә сөйләме" берләшмәсе укучылары алып барды.
Балаларның чыгышы өлкән буынның күңелләрен җылылык һәм зирәклекләре, тәҗрибәләре һәм игелекләре өчен рәхмәт хисләре белән баетты. Бу бәйрәм көнендә тамашачыларга якты хисләр, яраткан көйләр һәм ихлас рәхмәт сүзләре бүләк ителде.
Чыганак: Балалар иҗаты үзәге.