

Карабаш урта мәктәбендә районда беренче тапкыр фиджитал‑футбол форматында ярышлар узды. Анда катнашучылар уен җиһазында да (консоль-приставка), футбол яланында да җиңү өчен көрәштеләр.
Турнирда 6 команда, ә барлыгы 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге 117 бала катнашты. Ярышлар ике сменада үтте: башта 1-4 сыйныф укучылары, аннары 5-11 сыйныф укучылары һәм БАТК студентлары уйнады.
Җиңү цифрлы һәм физик этапларда очколар суммасы буенча билгеләнде: виртуаль һәм реаль дөньяда көчле чемпионны әнә шулай ачыкладылар.
Турнир динамикалы һәм якты булды - катнашучылар энтузиазм белән яңа форматны сынап карадылар, ә җанатарлар аларны актив рәвештә хупладылар.
Ярышлар “Грантлар | Беренчеләр Хәрәкәте” ярдәмендә узды.
Алда - фиджитал-волейбол буенча ярышлар: мавыктыргыч булачак!
Чыганак: Беренчеләр хәрәкәте.