

Шул уңайдан 8 октябрьдә Илеш районы муниципаль район хакимиятенең оператив залында районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узып, бурычлар куелды.
Өйрәнүләрнең практик өлеше «Кара Юрга» ат спорты комплексы территориясендә узды. Монда авария-коткару һәм торгызу эшләрен башкару өчен җәлеп ителә торган техниканың, көчләрнең һәм чараларның строй смотры узды. Катнашучылар гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләргә әзер булуларын күрсәттеләр.
Төп этап БПЛА һөҗүме нәтиҗәләрен гамәли эшкәртү булды. Белгечләр практикада ашыгыч хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлек алгоритмнарын үтәделәр һәм куркыныч хәлләрдән чыгуда оперативлык күрсәттеләр.
Мондый өйрәнүләр районның барлык хезмәтләренең мөмкин булган чакыруларга әзерлеген югары дәрәҗәдә сакларга һәм халкыбызның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.