+10 °С
Облачно


Бу көнне мәдәният йортлары һәм авыл клублары халыкны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Иҗат коллективлары һәм үзешчән артистлар матур концерт программалары әзерләделәр. Сәхнәдән туган як турында җырлар яңгырады, ә дәртле биюләр республикабызның матурлыгын һәм байлыгын данлады.
Бәйрәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде, аларга үзләренең кече ватаннары һәм Башкортостан өчен яхшы кәеф һәм горурлык хисе бүләк итте.