

Зират – һәр шәһәр, һәр авылның иң изге урыны. Күпләребезнең кадерле кешеләренең мәңгелек йортлары биредә. Шуңа күрә мәрхүмнәребезгә хөрмәт күрсәтү уңаеннан зиратларны тәртипкә китерү буенча зур эшләр башкарыла.
Үткән ялларда Дөмәй авыл советы авыл биләмәсе зиратларында өмәләр үткәрелде. Өмә барышында зиратлар территориясе үскән куаклыклардан һәм чүп-чарлардан чистартылды.
Барлык хезмәт куйган кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәбез һәм ныклы сәламәтлек телибез.
Чиста һәм каралган зират – мәрхүм булганнарга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә бөтен җирлекнең мәдәният күрсәткече дә.
Фото: Дөмәй авыл советы хакимияте.