Маяк
+21 °С
Облачно
80 лет Победы
31 Января 2025, 05:00

Бәйрәм котлавы

Бөек Ватан сугышы ветераннары Риза Хәкимовка, Сафетдин Голамановка! Хөрмәтле Риза Хаҗгали улы һәм Сафетдин Әгъләметдин улы! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән күркәм туган көнегез уңаеннан ихлас котлыйм, ныклы сәламәтлек, хәерле картлык, имин тормыш телим.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезнең бар гомерегез һәм фидакарь хезмәтегез Илеш районы тарихы белән аерылгысыз. Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә зур рәхмәтебезне белдерәм.

Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!

Йөрәкләрегездә җиңү дәрте сүрелмәсен, күңел көрлеге, тирә-юньдәгеләрнең кайгыртуларын һәм игътибарын тоеп яшәвегезне, тыныч күк йөзе, иминлек телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас