Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
80 лет Победы
29 апрель , 10:15

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап

Хөрмәтле дуслар! Фотоконкурс игълан итәбез!“Башкорстан Республикасы нәшрият йорты” челтәре республикада нәшер ителүче басмаларда “Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап” дип аталган фотоконкурс игълан итте.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап

Бүгеннән фотолар кабул ителеп, “ВКонтакте “Маяк” төркемендә урнаштырыла барачак.
Фотоконкурста катнашу өчен 22 апрельдан 3 майга, иртәнге сәгать 10.00 кадәр 89610487188 ватсап номерына яки mayk-ilish@mail.ru электрон почтага 9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне темасына ( Җиңү паркы, Мәңгелек ут, Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләргә багышланган һәйкәл-обелисклар фонында, "Үлемсез полк" сафларында барганда төшкән, георгий тасмалы һәм 9 май бәйрәме фонында булган фотосурәтләр кабул ителә) jpeg форматында үзегезнең төсле, матур фотосүрәтләрегезне (бер кешедән – 1 генә фото) җибәрүегез сорала.
Үзегезнең исем-фамилиягезне, яшәгән авылыгызны, телефон номерыгызны да күрсәтергә онытмагыз.
  4 - 7 майның 11.00 сәгатькә кадәр “ВКонтакте “Маяк” төркемендә муниципаль этапта җиңүчене билгеләү өчен тавыш бирү узачак.
  Фотоконкурс нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче билгеләнәчәк һәм алар истәлекле бүләккә ия булачаклар.
  Җиңүче 14 май – 30 май көннәрендә “ВКонтакте” челтәрендә “Безнең Башкорстан” платформасында катнашачак.
  Дуслар, сездән фотолар көтеп калабыз!

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас