Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
80 лет Победы
4 Май , 12:00

Йөрәгемдә саклана батырлыклар

Сүлте авылында туып, Базы суында коенып үскән, туган иленә немец илбасарлары басып кергәч, беренчеләрдән булып 1941 елның декабрь аенда хезмәткә алына Әһадулла МӨХТӘРУЛЛИН. Авылдашлары гади авыл малаеның шундый батырлык кылганына, курку белмәс йөрәгенә соклана һәм хөрмәт итә, аның турында истәлекләрен саклый.

Йөрәгемдә саклана батырлыклар
Йөрәгемдә саклана батырлыклар

Ә.Мөхтәруллин биш яшьтән ятим кала һәм әтисе Әхмәдулланың абыйсы Шәйхулла Мөхтәров гаиләсендә тәрбияләнә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 12 яшеннән өлкәннәр белән хезмәт юлын башлый.

Дөнья көтүдә чыныгу алган егет ике ел хәрби бурычын үтәп кайта, фронтка чакыру алгач, туган илен сакларга китә. Анда Георгий Жуков командованиесе астындагы Белоруссия фронтындагы 76 миллиметрлы коралның 17 полкындагы танкларга каршы торучы бригадасына командир итеп билгеләнә.

Авылдашым, гвардиянең өлкән сержанты 1943 елда дошманның корал төялгән ике машинасын шартлата. Бу хәл Курск дугасында була. Шушы ук елда дошманның ике танкын тар-мар итә. 1945 елның март аенда Варшава шәһәренә якын гына җирдә үзенең танкка каршы пушкасы белән дошманның 5 танкын юк итә. Фронттагы батырлыклары өчен I һәм II дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Моннан тыш, бихисап Мактау грамоталары, маршал Жуковның кулыннан алынган Рәхмәт хатлары бар.

Өлкән сержант Мөхтәруллин Сталингард, Украина, Курск, Польша җирләрен немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Тарихтан без бу урыннарда иң авыр, канкойгыч сугышлар булганын беләбез. Әһадулла Әхмәдулла улы Берлинга барып җитеп, Рейхстагка үзенең билгесен калдырган шәхес ул.

Сугыш 27 миллион бер гөнаһсыз совет гражданнарының гомерен алып китте. Кемнәрдер – әтиләрен, абыйларын, хатыннары – ирләрен, кызлар – сөйгән ярларын югалтты. Фронт гәзитләрендә дә ветеранның батырлыклары турында язалар. Аның битләре саргайса да, сержант Мөхтәруллин турында истәлекләрне югалтмыйча саклыйбыз дигән кебек, хәрефләре, фотолары ачык күренә.

Маршал Жуков аңа үзенең патроннары белән пистолетын бүләк иткән. Ләкин бер чорда андый коралларны өйдә тотарга ярамый торган закон чыга һәм Әһадулла аны илтеп тапшыра.

Мәкаләмне язганда тарих битләрендә эзләнергә туры килде. Андагы мәгълүматларга ярашлы, өлкән сержант Мөхтәруллин 1945 елның 20 гыйнварында Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителгән. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында бу мәртәбәле бүләк аңа килеп җитмәгән.

Югары Яркәйдәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда минем героемның фотоматериаллары һәм документлары саклана.

Сугыш тәмамлангач, ветеран туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. 1945 елда “Ким” колхозына партком секретаре итеп сайлана. Эш дәверендә ферма мөдире, бригадир, хуҗалык эшләре мөдире, заправкалаучы һ.б. вазифаларны башкарган.

Бераздан соң Ә.Мөхтәруллин авылның иң чибәр кызы Хәкимә Гарифуллинаны тормыш юлдашы итеп сайлый һәм гаилә корып җибәрәләр. Хәкимә апага сугыш башланганда 17 яшь була. Ферма мөдире, бригадир ярдәмчесе булып хезмәт сала. Ул актив җәмәгатьче була – концертларда, агитбригадада катнашып, үзенең моңлы тавышы белән сәхнәләрдә чыгыш ясый.

Сугыштан соң хат ташучы, магазинда сатучы, яшелчә бригадиры булып эшли.

Мөхтәруллиннар тату яшәп, 7 балага гомер бирә. Балалары үзләре кебек эшсөяр, тормышта үз урыннарын тапкан. Хәзер инде үзләре онык-оныкач сөяләр. Әйткәндәй, 7 баланың бүгенге көндә дүртесе исән. Венера - Югары Яркәйдә, Альбир - Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә, Мансур - Сүлтедә, Альбина Янтуганда гомер кичерәләр. Альбина Әһадулла кызы балачактагы хыялын тормышка ашырып, укытучы һөнәрен сайлый, Сүлте урта мәктәбендә биология-химия фәнен укытты, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы”, “РФ почетлы гомум белем бирү хезмәткәре” исеменә лаек була.

Язмам герое сугыш ветераны Әһадулла Мөхтәруллин 1993 елның 26 мартында мәңгелеккә күзләрен йома.

Тарихта үзенең матур исемен калдырган, илебезне, җиребезне явыз дошманнан азат итүгә үз өлешен керткән, култамгасын Берлинның Рейхстагында калдырган, тыныч тормышта илебезне күтәрү өчен хезмәт иткән, балаларына гомер биреп, кирәкле кеше итеп үстергән бөек герой – гвардиянең өлкән сержанты Әһадулла районыбыз, авылыбыз горурлыгы. Аның алдында һәрбарчабыз баш иябез.

Гөлнур НИГЪМӘТОВА. Сүлте авылы.

#Победа80

 

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас