- “Йөзгә җитүнең сере хезмәтне яратып, акыллы балалар үстереп, кадер-хөрмәттә яшәү," - ди юбиляр.
Юбилярыбыз бик бай: 6 оныгы, 5 оныкачы сөендереп кенә тора. Яраткан әбиләренең хәлен белеп, булышып торалар.
Сугыш чорында кичергән авырлыкларны йөзъяшәр күз яшьләре аша сөйли. Бүген ул балаларына, якыннарына - һәрбарчасына бары тик тыныч, имин тормыш, сәламәтлек тели.
Ул бүген дә Бөек Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы сугышчыларына һәйкәл ачу тантанасында теләп катнашып, үзенең изге теләкләре белән уртаклашты:
- “Күп яшәдем, күпне күрдем. Ачлыкны да күрдем. Мин күргәннәрне сезгә татырга язмасын. Минем йөз яшем тулды Аллаһка шөкер. Бүгенге көндә рәхәтлектә, оҗмахта яшим. Балалар, барыгызны да Җиңү Көне белән котлыйм. Һәммәгез дә рәхәт яшәгез. Илдә сугышлар бетеп, халык тынычлыкта һәм иминлектә яшәсен иде”, - дип теләде Вәсимә Гарип кызы.
Йөзъяшәр әби тормышыннан канәгать, изге догаларын укып яши ул.
#Победа80ИлишевскийРайон