Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
80 лет Победы
9 Май , 15:00

Мавыктыргыч эстафета үтте

Бүген Югары Яркәйдәге үзәк стадионда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан традицион ярышка әйләнгән бәйгеләрнең берсе - мәктәп укучылары арасында “Маяк” гәзите призына җиңел атлетика буенча эстафета узды. Ярышлар барышында районның уку йортлары спортчылары үзләренең тизлекләрен, җитезлекләрен һәм команда рухын күрсәттеләр.

Мавыктыргыч эстафета үтте
Мавыктыргыч эстафета үтте

Нәтиҗәләргә килгәндә, урта мәктәп укучылары арасында: Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия командасы җиңү яуласа, Карабаш урта мәктәбе белән Түбән Яркәйдәге лицей спортчылары икенче-өченче урыннарга чыкты.
Ә өлкән сыйныф укучылары арасында Югары Яркәйдәге дүртенче мәктәп йөгерешчеләренә тиңләшүче булмады. Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия белән Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге мәктәпләр - икенче-өченче урыннарны яулады.
Барлык командаларны һәм бигрәк тә җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз!

Фото:https://t.me/adm_ilish/25754

 

Мавыктыргыч эстафета үтте
Мавыктыргыч эстафета үтте
Мавыктыргыч эстафета үтте
Мавыктыргыч эстафета үтте
Мавыктыргыч эстафета үтте
Мавыктыргыч эстафета үтте
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас