Денис Корбангалиев - Кушнарен районы Мәмәк авылында туган. Ул 2006 елдан 2015 елга кадәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп-интернатында укый. Уку елларында Денис үзен намуслы, яхшы күңелле һәм хезмәт сөючән укучы итеп күрсәтә. Денис Илнур улы чын патриот. 2024 елның 15 апрелендә контракт төзеп, Ватанын һәм якташларын яклауга баса. Ул мотоукчылар батальонында укчы-гранатометчы ярдәмчесе рядовой булып хезмәт итә. Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен РФ Президенты Указы белән үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Мемориаль такта ачылуга хөрмәтле кунаклар, укучылар һәм укытучылар җыелды.
"Без аның истәлеген туган мәктәбебездә мәңгеләштердек. Денис Илнур улы – безнең районның гына түгел, илебезнең дә каһарманы. Аның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк", - дип билгеләп үтте интернат-мәктәп директоры Фатыйма Мәүләби кызы Сәлахова.
Мемориаль тактаны ачу хокукы Әфган сугышы ветераны, отставкадагы полиция подполковнигы, «Хәрби туганлык» Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Илеш бүлеге җитәкчесе Фларис Тимермәлих улы Нурлыгаяновка һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Альмирга бирелде.
МХОда катнашучы яугиребез сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, мәктәп-интернат коллективына күрсәткән гуманитар ярдәмнәре һәм мәктәп коллективының хәрби бүлекчә белән тыгыз хезмәттәшлеге өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде һәм мәктәп директоры һәм Илеш коррекцион мәктәп - интернаты коллективына үзенең командованиесе подполковник Д.Тихомиров исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операция башланганнан бирле мәктәп-интернат сугышчыларыбызга ярдәм оештыруда даими катнаша.
Барлык катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында катнашучылар мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.
Без җиңүгә һәм батыр сугышчыларыбызның туган гаиләләренә кайтуларына өметләнәбез.