-Синең янга килдем,- диде ир кызның күзләренә тутырып карап.
-Аңлашкан идек бит инде. Кешеләр күргәнче китегез тизрәк.
-Мин алай тиз китәргә килмәдем. Әйдә, берәр ашханәгә кереп сөйләшеп утырыйк әле.
-Шул гына җитмәгән иде.
-Фәһимә, нык үтенәм, мине тыңла әле зинһар өчен.
Нишләргә? Ни сөйләргә җыена икән каршында торган, аны гашыйк итә язган бу мөлаем йөзле ир кеше? Фәһимә белән нинди уртаклыгы бар аның?
-Ярый алайса, әйдәгез, безнең фатирга кайтыйк.
Кызлар яшәгән фатир әллә каян күренеп тора, һәркайда тәртип, чисталык. Фәһимә кулларын юды да, плитәне кабызып, чәй кайнатырга, аш җылытырга куйды. Әле бүлмәдәше кайтып җитмәгән. Илүзә тизрәк кайтса ярар иде,ичмасам. Ничек итсәң дә, кунакны чәй эчерми җибәреп булмый бит инде. Ул да буш кул түгел, өстәлне тутырып күчтәнәчләр бушатып куйган.
-Шәраб та алырга уйлаган идем дә, тупсадан үткәрмәссез дип курыктым,- диде Барлас, сүзне шаяртуга борырга теләп.
-Дөрес уйлагансыз, әле бирегә берәүнең дә шешә күтәреп кергәне юк. Йә, ни сөйләргә уйлаган идегез?
Барлас беразга сүзне нидән башларга белми аптырап калды.
-Сөйләсегез килмәсә, кирәкми, чәй эчегез дә, китү ягын карагыз.
-Зарлана дип уйлама, Фәһимә, инде ике балабыз булса да, хатын белән һаман уртак тел табып яши алганыбыз юк. Хәер, безнең өйләнешү дә мәзәк кенә булды. Институтта соңгы курста үземнән ике курс түбән укучы кыз белән таныштым. Әлеге дә, я гомум торак, яки китапханә таныштыра бит инде студентларны. Сөйләшәбез, фикер алышабыз, тора – бара юлларыбыз ешрак кисешә башлады. Нурания (кызның исеме шулай) ничектер җаен китереп, каршыга очрый да тора. Ошамаслык түгел, буй –сыны, төсе – бите теләсә нинди егетнең күзе төшәрлек. Тик миндә кызлар кайгысы түгел, тизрәк диплом алып, авылга кайтырга, авыру әниемә ярдәм итәргә исәп. Ә Нурания торган саен миңа якынаю ягын карый. Бәлки, ул вакытта аны аңлап бетермәгәнмендер, хәзер генә шулай уйлыйм. Бер ялда бу мине авылларына кайтып килергә димли башлады.
“Күрерсең менә безнең якларның әкияттәгедәй ямьле икәнен, үкенмәссең,”-ди. Үзем кыр якларында туып үскәч, чит җирләрне күрәсем килгәндер инде, ризалаштым бит. Безне кызның өендә олы кунакларны каршылагандай каршы алдылар. Агаларының мине ни рәвешле кыстый –кыстый эчертеп исерткәннәрен сизми дә калганмын. Хәер, ачлы –туклы йөргән студентка күп кирәкме? Икенче көнне чоланга түшәлгән урын –җирдә Нурания белән бергә уянып киткәч, ни уйларга белми күпме ятканмындыр. Нурания исә бик канәгать, керфекләре астыннан мут елмаеп тик ята. Шул ук көнне:”Озакка сузмыйк,-“дип, безне авыл советына алып барып, никахлаштырып та куйдылар. Шулай итеп институтка без ир –белән хатын булып килдек. Иң кызыгы - берникадәр вакыттан соң паспортны ачып карасам, авыл советы рәисе салмыш баштан минем паспортка никах “теркәлә” урынына “таркатыла” дигән мөһер суккан булып чыкты. Нурания яңадан ничектер үзе төзәттерде бугай. Өйләнешү тиз булса да, аралар гына якынаеп китә алмады, миңа көчләп тагылган кызны күңелем һич тә кабул итә алмый иде. Башны кая куярга белми тик йөрим. Ике балабыз да туды, әмма мәхәббәт хисләре кабына алмады. Ә Нурания җавапсыз мәхәббәтеннәнме, бик көнчел булып чыкты, мәктәпкә килгән һәр яңа укытучыдан көнләп җәфалый. Сине беренче күргәч тә, гомер буе көткән мәхәббәтемнең килүен аңладым мин, ләкин кыз баланың язмышына кысылырга хакым юк икәнен уйлап, хисләремне богауларга тырыштым. Сәхнәдә уйнаганда ничектер синең дә мине якын итүеңне тойдым. Кума мине, Фәһимә, бергә булыйк. Яратам, чынлап яратам мин сине.
Барлас ни еларга, ни көләргә белми аптырап калган кыз алдына килеп тезләнде дә, ниндидер шашынулы хисләр белән кулларыннан, битләреннән үбә башлады. Тик Фәһимәгә генә барып җитми иде әле бу сүзләр.Барласның берчә ялбарулы, берчә сөю һәм наз тулы карашын күреп, аңы томаланды. Ирнең акрын гына биленнән кочып, аны үзенә тартуы, иреннәреннән үбүе бер мизгелгә барсын да оныттырды. Кыз да назга, иркәләүгә сусаган иде шул, ә Барласның кочагында шундый рәхәт, аның үбүенә үзе дә җавап бирә башлады....”Җаным, сөеклем,”дип пышылдаган тавышка кыз кинәт айнып китте.
-Нишлисез, сез, кирәкми, ярамый,-дип Барласны этеп җибәрде. - Гафу итегез, мин ялгыш кына. Хәзер үк чыгып китегез,- диде ул карашын яшерергә тырышып.
-Фәһимә, мин бит сиңа чын күңелдән.
–Ә сез, миннән сорадыгызмы яратаммы –юкмы икәнне? Бәлки яратамдыр да, ләкин ярамый безгә, кеше баласын ятим итеп, бәхетле булырмын дип уйламыйм.
-Ярый, бәгырем, кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә һәм шул гомердә бер генә булса да, яраткан кешең белән яшәп карарга хакыбыз бардыр бит. Ә балаларны ярдәмнән ташламам дип уйлыйм.
-Ләкин алар алдында ничек акланырсың?
-Үскәч аңлатырмын әле.
Фәһимә ни уйларга да белми иде, акыл берне уйлый, йөрәк икенчене куша.Эх, шунда ияртеп алып кайтмаган булса... Нишләп кенә онытты икән ул әнисенең сүзләрен? Ниләргә генә әни –әтисен олы хәсрәтләргә салуын бер дә уйламады икән?!
Уку елы тәмамланып, җәйге ялга чыккач, бүлмәдәш дус кызы Илүзә белән Мәскәү шәһәренә барып кайтырга булдылар. Юлга җыенганда Барлас Фәһимә янына күченеп килде дә инде. Шулай итеп башкалага өчәүләп бардылар һәм аннан кайткач, бергә яшәп киттеләр. Башта бик бәхетле булып яшәрләр кебек иде. Барлас шәһәргә якын авыл мәктәбенә укытучы булып у р н а ш т ы , и к ес е н ә бергә аерым бүлмәгә күченделәр. Әмма Нурания генә аларны тынычлыкта калдырмады.
-Бәхетле булып яшәрбез дисезме? Уйламагыз да, мин бервакытта да аерылышырга ризалык бирмәячәкмен. Ә балаларны, гомумән, күрсәтмәячәкмен,- диде бөтен зәһәрен чәчеп.
-Әгәр яратса, ул сезне ташлап китмәс иде. Ә сез аны яратасыз икән, җибәрегез, икегез дә җәфаланмагыз. Алда әле үзегезне яраткан кешене очратып, бик бәхетле булырсыз,- диде Фәһимә сүзне икенчегә борып. Бәлки араларны тыныч кына көйләп җибәреп булыр дип өметләнде.
Ләкин юкка, чыннан да, күп тә тормый Барласны мәгариф системасыннан эштән чыгардылар. Сәбәбе –үз б а л а л а р ы н та ш л а - ган педагогның башкаларныкын тәрбияләргә хакы юк. Фәһимә төрле җитәкче оешмаларга ирен яклап мөрәҗәгать итеп караса да, файдасы тимәде.
-Үзегезне эштән чыгармаганга рәхмәт әйтегез, математика укытучылары җитешмәгәнгә генә тотып торабыз,- диде шәһәр мәгариф бүлеге мөдире катгый итеп.
-Ә кеше күңеле, хисләре Сезне бер дә кызыксындырмыймы? Укытучы да кеше бит,- диде Фәһимә соңгы тапкыр мөдирнең күңел хисләренә кагылырга тырышып.
-Акыл сатырга килдегезме? Бик акыллы булгач, кеше гаиләсенә кысылмаска иде. Эшләсегез килмәсә, гариза языгыз.
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югары Яркәй авылы.
(Дәвамы бар).