Район үзәгендә яшәгән Вәлетдин җитмешне үткән карт инде, әмма ләкин әле дә җимертеп эшләп йөри. Алтын туйларын үткәрергә әзерләнәләр. Исемлек тә әзер. Балаларга да хәбәр ителгән. Берничә кеше генә исемлектә каләм белән язылган.
Бүген иртүк кар яуганчы әти-әнисенең зиратын карап, ныгытасы урынын ныгытып, буясыларын буяп кайтмакчы булды. Туганнарының каберләре буйлап йөри торгач, кичкә калды. Ике туган энесе: “Абзый, ял ит, иртәгә сугым суябыз, азрак ярдәм итәрсең, җиңгәйгә ит тә алып китәрсең”, - дигәч, калырга булды.
Нишләптер Зәбидәсе искә төште. Ул директор булып эшләгән мәктәпкә зәпзәңгәр күзле, сары чәчле кыз башлангыч сыйныфлар укытучысы булып килгәч, төн йокыларын онытты. Ни дисәң дә, җиде яшькә бәләкәй бит кызыкай. Педучилище тәмамлаган, читтән торып педагогия институтында укып йөри. Сүз кушып карый, юк йомышны бар итеп кабинетка да чакыра, кирәк-кирәкмәгән эшләр куша. Аптырагач, дәресенә кереп, методика буенча тәнкыйтьләмәкче була. Юк, кыз бар яклап та килгән, эшен дә җиренә җиткереп башкара, кушканны бер авырлыксыз үти, ризасызлык та белдерми, үзен бик җитди тота.
Беркөнне район комсомол комитеты секретаре Гайнетдин килгән иде. Зәбидә дә ике күзе, тегесе дә тартынып тормый, сорауларына мөлаем елмаеп кына җавап бирә. Гайнетдин белә бит, Зәбидә җитәкләгән башлангыч комсомол оешмасы районда алдынгылардан исәпләнә. Димәк, эш өчен түгел, Зәбидәне күрергә килгән. Уйлары шушы урынга җиткәч, Вәлетдиннең бөтенләй йокысы качты. Бүген авылга барырга чыкканда капкадан чыгу белән шул Гайнетдин очрады бит. Бер дә пенсионер карт дип уйламассың: төп-төз гәүдәле, тезелеп киткән тешләре, чәчләр генә чалланган. Бая Зәбидәсенә кайта алмыйм дип шалтыраткач, әллә ни исе китмәде: “Ярый, төнгә каршы юлга чыкма, иртәгә көтәм”, - дигән була бит әле.
Вәлетдиннең бүтән түзәрлек хәле калмады, шым гына торып киенә башлады. Машинасын кабызды. Менә, Ходайның хикмәте, бая гына кап-кара җир апак булган. Шундый матур хозурлыкка исе китеп торырга үзенә ирек бирмәде, Вәлетдин юлга чыкты.
***
Зәбидә иренең кайтмасын белгәч тә, шунда ук берничә өй аша торган әхирәте Наиләгә шалтыратты:
-Тиз генә кил, ашым да әзер, бәлешем дә пешкән, - дип.
Наиләгә шул гына кирәк, ярата да инде кунакка йөрергә. Иске шәле белән иске тунын эләктерде, аягына күптән инде
йокыга киткән иренең ботинкаларын сөйрәп, чапты гына. Капкадан кергәндә яңа яуган кар өстендә ир кешенең эре ботинка эзләре генә калды.
***
Наилә килеп бер чынаяк чәй эчәрлек вакыт үттеме, юкмы, Вәлетдин кайтып та җитте. Зур капканы ачу өчен әкрен генә бәләкәй капкадан керде.
Ни күрсен... Ап-ак яуган кар өстендә ирләр ботинкасының зур эзләре ыржаеп ята. Менә сиңа алтын туй! Илле ел куенында елан асраган икән. Вәлетдин үзенең бәләкәй буена һәрвакыт кимсенде, Зәбидәсе аны ташлап китәр дип курыкты. Димәк, алар гомер буе яратышкан, ә мин ахмак, аны өрмәгән җиргә утыртмадым. Аны алып бармаган ял йорты, шифаханә калды микән... Ә туристик путевкалар белән нинди генә чит илләрдә булмады. Көнләшүдән Вәлетдиннең тыны кысылды, ачудан теле тотлыкты, гарьлегеннән нәрсә дә булса эшләү сәләтен югалтты.
Бөтен тәрәзәләрдә утлар гөлт итеп тора, матур гына музыка тавышы ишетелә.
“Эзләдем бәгьрем, сине,
Еллар буе тилмереп.
Туймас ахыры, мәңге туймас,
Күзләрем сине күреп...
Өй тулы видео, аудио дисклар, ә болар проигрыватель белән пластинка әйләндереп утыра. Тәрәзәдән үрелеп карарга итә, их шул буйның бәләкәйлеге. Төнге сәгать унике. Бу күптән йоклый торган вакыт, хәтта каршыдагы иң ахырдан уты сүнә торган фатирдан да капкара күзләр генә ыржайган кебек.
Эх, елан, елан! Балаларга нәрсә дип әйтербез? Шуннан соң бергә яшәп булырмы соң? Бу хыянәтне ничек күтәрер ул?
Яшерен генә зина кылмакчы булдыгызмы? Шалтыратканда кар ява башламаган иде шул. Әнә бит, нинди эре, ышанычлы адымнар урынына вак кына адымнар, димәк кача-поса килгән. Хәзер керә дә икесенә дә камчы белән сыдыра.
Ишекне нык итеп дөбердәтә башлады. Тынлык... Музыка да туктады.
-Кем бар?
-Тагын кемне көтәсең?
-Нәрсә булды, кайта алмыйм дигән идең бит. Вәлетдиннең эндәшергә хәле калмады, Зәбидәсен этеп, өйгә ашыкты.
-Әй, Аллам, әллә исерек инде?
Вәлетдин керде дә өнсез калды. Буыннары аякларын тотмас булды. Матур гына табын артында элекке директор Гайнетдиннең хатыны Наилә авызын ерып утыра. Йөгереп йокы бүлмәләрен карап чыкты, аптырагач шифоньер ишеген ачып карады, тәрәзә пәрдәләрен дә ачып япты. Наилә белән Зәбидә әле бер-берсенә карыйлар, әле Вәлетдинне күзәтәләр.
-Нәрсә булды. Аңлат әле, нәрсә эзлисең? – диде Зәбидә.
Наилә: ”Монда нәрсәдер була”, дип уйлады да киенә башлады. Шулвакыт Вәлетдиннең күзләре Наиләнең аякларына төште. Олы ирләр ботинкасы киеп бәләкәй генә Наилә басып тик тора. Вәлетдингә шулкадәр оят булып китте. Ашыгып тышка чыкты. Машинасын гаражга кертеп куйды. Кар явудан туктаган, күктә бихисап йолдызлар да, ай да Вәлетдиннән көлә кебек. Сукмакны кар каплаган, ирләр ботинкасыннан эзләре генә калган.
Алтын туйга Гайнетдиннәрне чакырырга туры килер. Хатыннары кырык еллап бергә эшләделәр, ахирәт булдылар.
Вәлетдин кергәндә өстәл җыештырылмаган, урын җәелгән. Зәбидә ятарга да, ятмаска да белмичә ирен көтеп тора иде. Карт тиз генә чишенде дә, яшь чактагы кебек Зәбидәсен кочагына алды.
-Гафу ит, мин ахмакны, гафу ит. Тышта шундый матур итеп кар яуган. Беренче кар...
Галимә ГАЛИЕВА, мәгариф хезмәт ветераны. Түбән Яркәй авылы.